«Янәшәңдә берәрсен күрсәм, кислота сибәм»: Ришат Әхмәдуллин үзенең сәер «фанаткасы» турында сөйләде
Тамашачының да төрлесе була. «Иптәшләр» төркеме алып баручысы Эльвира Садриева һәм татар театры артистлары аралашкан подкаст барышында Татарстанның атказанган артисты Ришат Әхмәдуллин үзенең сәер «фанатка»сы турында сөйләде.
«Алдан тамашачылар үзләрен яхшырак белдертә иделәр. Фотога төшәргә, чәчәкләр, бүләкләр бирергә көтеп торалар иде. Хәзер башкачарак, моңа мин үзем дә сәбәпче. Бүгенге көндә мин андый әйберне бик катгый тыям, чөнки кайберләре шәхси тормышка керә башлады. Миңа бу бер дә ошамый.
Мәсәлән, бер кыз бар иде. Ул мине күзәтеп йөрде һәм янәшәмдә бүтән хатын-кызны күрсә, аңа социаль челтәрләрдә яный торган булды. Хәтта, янәшәңдә берәрсен күрсәм, мин аңа кислота сибәм, дип әйтә иде. Мин әгәр дә мондый адымга барсаң, бик каты үкенәчәксең дидем. Андый кешеләрне куркытырга кирәк һәм ул юк булды. Ул очрак уйландырды. Әлбәттә, мин тамашачым белән якынрак булырга тырышам, әмма дистанцияне тотам. Бу бик мөһим», - дип сөйләде Камал театры актеры Ришат Әхмәдуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев