Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Ут белән саксыз эш итү күпкатлы йорттагы янгын чыгуга сәбәп була

Интернет челтәрендә 19 яшьлек кыз үз фатирында йорт җиһазларын яндырган видео пәйда булды - басма авторлары сүзләренчә, бу социаль челтәрдәге тренд өчен эшләнгән.

Янгын 10 сентябрьдә Бөгелмәдәге бер бүлмәле фатирда чыккан. "Татар-информ" га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, ут 4 квадрат метр мәйдандагы диванны колачлаган. Янгын сүндерүчеләр урынга оператив рәвештә килгәннәр һәм янгынны сүндергәннәр.

Рәсми мәгълүмат буенча, янгын нәтиҗәсендә берәү дә зыян күрмәгән. Булган хәлнең беренчел сәбәбе - ут белән саксыз эш итү.

Фото: видеодан скрин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев