Ураза тотучы райондашларыбыздан килгән сорауларга җавап
Яшәеш

Ураза тотучы райондашларыбыздан килгән сорауларга җавап

– Ураза тотучы хатын-кыз чалбар киеп йөрсә, ураза бозылмыймы?

– Бу берничек тә ураза белән бәйле түгел. Ураза тоту ул ашау-эчүдән генә түгел, ә, гомумән, гөнаһлардан тыелу. Ә мөселман хатын-кызларына чалбар кию ярамый. Күлмәге исә табаннарына кадәр җитәргә тиеш.

– Мин командировкага китәм, ураза тотмасам ярыймы?

– Яшәгән урыннан юл ераклыгы 80 километрдан артып командировкасы 14 көннән  артмаса ураза тотмаска ярый. Ике атнадан соң утрак тормыш санала һәм ураза тотарга тиеш була.


Нет комментариев