Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Улымны өйләндерергә телисең» (киңәш кирәк)

Сөйгән кешем белән бергә яши башлавыбызга 4 ел булды. Өйләнешү турында уйлап та бирми. Хатын-кызлар мине аңлар: яшь бара, минем гаилә корасым, балалар табасым килә. Бервакыт тормышка планнары турында сораган идем...

...заманалар авыр, туй һәм балалар кайгысы юк, бар да начар, дип зарлана башлады. Ә мин, янәсе, тиле. Дөньясы тыныч булмаганда, балалар турында хыялланалармы? Тыңлап тордым да, мөнәсәбәтләрне өзәргә тәкъдим иттем. Безнең карашлар, уй-фикерләр бөтеләй туры килми. “Мин сине яратам, шуңа күрә бу карарны кабул итү үземә дә җиңел түгел”, – дидем.

Эш шунда: без минем әнинең фатирында яшибез. Әни яңа ире белән башка шәһәрдә яши. Яшәргә урыны калмаганга көендеме, сөйгәнем тавыш куптарды. “Барысы да тыныч иде, нәрсә ошамый сиңа? Башка ир кирәк булдымы? Әнә, ишек төбендә чират торалар”, – дип ямьсез сүзләр әйтте. Әнисе янына барып зарланган булса кирәк, әнисе миңа шалтыратып: “Нигә аны үзеңә өйләндерергә телисең? Аның бит туй ясарга акчасы да юк”, – диде. Ә миңа туй кирәкми дә, ЗАГСка барып язылышып кайтсак та, күңелем булыр иде. Үземне хәләл җефет итеп тоясым, балалар алып кайтасым килә. 

Әйтегез әле, кияүгә чыгу теләге шулкадәр начар теләкме? Нигә ирләр моны авыр кабул итә? 

Роза Т. 

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев