Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Ул вакытта ниләр кичергәнне аңлатырга сүзләр җитми» (тормыштан)

Ул көнне мин авылга кайтырга җыенган идем, никтер күңелем тартмады. Идәннәрне юып алыйм да аннары юлга чыгармын инде диеп уйлап, идән юарга тотындым. Үзем идән юам, ә күңелем тыныч түгел, эч поша. Нәрсәгә генә тотынсам да эшем бармый.

Нинди көн булды соң бу? Дустым «Килеп китәрсең әле», – дигән иде. Тиз арада җыендым да, аның янына чыгып киттем. 

Март ае. Урамда ябалак-ябалак кар ява. Шундый матур! Ләкин минем йөрәк никтер урынында түгел. 
Барып кереп чишенергә дә өлгермәдем, телефон шалтырады. Энем шалтырата. 
– Апа, син кайтасыңмы әле? – диде ул. Тавышы нигәдер башка төрле. Нидер әйтергә тели, әйтә алмый кебек тоелды миңа. 
– Туганым, мин кайтмаска булдым инде, күңелем тартмый, – дим. – Бүген әти кунактан кайтырга тиеш иде. Кайтып җиттеләрме? – дим. 
–  Апа, ул кайтты да... Әти китеп барды бит, апа! – ди энем. 

Әти, берәр кая барса, күчтәнәчләр алып кайта да, күршеләрнең хәлен белергә чыгып китә иде. Мин аны я Нуриман абыйларга, я Әнисә апаның хәлен белергә киткән дип уйлыйм һаман. 
– Апа, әти китеп барды дим бит, син җыен да кайт инде, яме, – ди энем. 
Минем кулымнан телефоным төшеп китте. Үзем әтинең мәңгелеккә китеп барганын аңлыйм да кебек, тик ышанасы килми. 

Ничек инде? Әле шатланып җырлар тыңлап кайткан, үз аягында йөреп, өйгә әйберләр ташышсын да, чишенергә дә өлгермичә җан бирсен ди? 
Кайттым. Әтиемне залда кроватька салганнар. Әкрен генә килеп, янына тезләндем, кулларыннан тоткан идем, куллары йоп-йомшак, җып-җылы иде әле. Ул вакытта ниләр кичергәнне аңлатырга сүзләр җитми. 

Әтиемнең кулларыннан сыйпап бик озак утырдым. Битләремнән аккан күз яшьләре йөрәгемнән тамадыр кебек иде. Әрнүле, ачы, кайнар яшьләр иде алар. Бу олы хәсрәтне берни дә баса алмый. Ышанасы да килми. Гүя мин йоклыйм гына, менә уянырмын да, бу ямьсез төшне искә төшерергә дә теләмәм кебек иде миңа. 

Юк шул, төш түгел! 

Шул вакыттан бирле күпме еллар үтте. Ләкин әтием кулларының җылысы, аның сөйләгән гыйбрәтле сүзләре, мәзәкләре, җырлаулары һич кенә дә исемнән чыкмый. 
Аллаһы тәгалә урынын җәннәттә итсә иде!
 

Нәфисә Зиннурова, Язмышлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев