Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Укучы балалар ике ир-атны үлгәнче кыйнаганнар һәм гәүдәләрен чүплеккә яшергәннәр

Ижауда хокук саклау органнары үтерүдә шикләнелү буенча дүрт егетне тоткарлаган.

Шикләнелүчеләрнең икесе — мәктәп укучылары, ә башкалары — төзелеш көллияте студентлары. Шул ук вакытта, полиция ачыклаганча, иң яшь җинаятьчегә нибары 15 яшь.

BAZA Телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, ике үлгән ир-атның гәүдәләрен Дзержинский урамы янындагы йорт янындагы чүп баклары янында тапканнар. Тикшерү версиясе буенча, үтерелгәннәр көчле кыйналу нәтиҗәсендә алган җәрәхәтләрдән үлгәннәр.

Соңрак полиция эзләр буенча 21 яшьлек егетне һәм өч яшүсмерне тоткарлаган: аларның берсе — төзелеш көллияте студенты, ә тагын икесе мәктәп укучылары.

Җинаять кылынган кичтә шикләнелүчеләр төркеме ир-атлар белән ишегалдында талашкан һәм низаг сугышка кадәр барып җиткән. Яшь егетләр ир-атларны үтергәнче кыйнаганнар, ә аннары мәетләрне чүп контейнерлары янындагы чүплектә калдырганнар.

 

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев