Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Украина пилотсыз очкычлары Татарстанга һөҗүм итте

25 май кичендә Алабуга халкы шәһәр өстендәге шартлаулар сериясе һәм һава һөҗүменә каршы оборона системаларының (ПВО) актив эшләве турында хәбәр итте.

Шаһитлар сүзләренчә, күп санлы шартлаулар тавышлары якынча 22:40 сәгатьтә башланган.

Щлеге инцидент белән бәйле рәвештә Түбән Камада аэропорт вакытлыча ябылды, ул самолетларны кабул итүне һәм очышларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен рейслар җибәрүне туктатты.

Атака турында рәсми мәгълүмат әлегә килмәде. Россия Оборона министрлыгы элегрәк ил территориясенә, шул исәптән Татарстанга пилотсыз очкычларның күп санлы һөҗүме турында хәбәр иткән иде.

Алабугада яшәүчеләр билгеләп үткәнчә, пилотсыз очкычларның атакалары даими рәвештә, бигрәк тә «Алабуга» махсус икътисадый зонасы районына туры килә, анда сәнәгать объектлары урнашкан.

Фото: соц. челтәрләрдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев