Твиттер социаль челтәрендә, Казанда Яшел Үзәннең "Полукамушки" янгыныннан соң бернисез калган гаилә яшәве турында мәгълүмат таралды. Алты бала азык-төлеккә һәм киемгә мохтаҗ
Бүген Twitter кулланучысы Эрнесто, үзе белән берничә сәгать элек урамда булган вакыйга турында язган: Казанда аның янына, ашарга сатып алуын үтенеп, кечкенә кыз килгән. ⠀
Эрнесто кызның кайда яшәвен белешкән һәм шунда барган. Баксаң, кыз алты балалы күп балалы гаиләдән була. Ике малай һәм дүрт кыз, шуларның иң өлкәненә 12 яшь, кечесенә - 5. Эрнесто әлеге гаиләнең абыйсы белән аралашып, элек аларның Яшел Үзәннең бер районында яшәгәнлекләрен, ләкин янгыннан соң йортсыз калуларын белгән. Хәзер балалар әти-әнисез калган: әтиләре гаиләдән киткән, ә әниләре хастаханәдә.
Балалар Казан шәһәре, Нестеров чокыры - 20 адресы буенча яшиләр. Йортта газ һәм су юк, аренда түләве аена 7 000 сум. Эрнесто өлкән балаларның мәктәптә, ә кечкенәләренең өйдә укуларын ачыклаган. Гаиләдәге акча торак түләүгә һәм продуктлар сатып алуга китә. Балалар аныклаганча, аларда бернинди мәктәп кирәк-яраклары юк, барысы да янгында һәлак булган, ә аларның хәтта иң кирәкле әйберләрне дә сатып алырга мөмкинлекләре юк.
Twitter кулланучылары шәрехләрдә гаиләгә материаль ярдәм итәргә әзер булуларын яза. Әмма бу гаиләнең барлык проблемаларын: өйдә коммуникация юклыгын һәм кечкенә балаларның мәктәпкәчә учреждениегә урнашмавын хәл итмәячәк.
Татарстан прокуратурасы бу балалар турындагы мәгълүматның дөреслеген тикшерүне оештырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев