Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Түләү керемгә бәйле

Ана капиталы акчасыннан айлык түләү җан башына керем яшәү минимумының ике тапкыр күләменнән түбәнрәк булганда билгеләнә.

Татарстанда ул – ата-аналарның хезмәт мәшгульлегенә яисә мөлкәтенә карата өстәмә таләпләрдән башка аена ­­ 30 146 сум. Айлык түләү күләме гариза бирелгән вакытка яшәү төбәгендә балага бер яшәү минимумына тигез.
2025 елда республикада яшәү минимумы – 12 741 сум

«2025 елның июненнән балалы гаиләләргә ярдәм итү чараларына кагылышлы үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер республика халкы ана капиталы чараларыннан тизрәк файдалана ала, гаризаны карау срогы ике тапкыр кыскартылды һәм документларны кабул иткәннән соң 5 эш көнен генә алып тора», – дип аңлатты Татарстан Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Әгәр айлык түләү алу турында гариза балага алты ай тулганчы бирелгән булса, ул бала туган айдан гамәлгә ашырыла. Башка очракларда ул гариза белән мөрәҗәгать иткән айдан билгеләнә.

Гаризаны Дәүләт хезмәтләре сайтындагы шәхси кабинет аша, күпфункцияле үзәкләрдә һәм Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтенә тапшырырга мөмкин.

Һәр балага аерым гариза языла. Документлар бирер­гә кирәкми, фонд белгечләре барлык кирәкле мәгълүматларны ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында мөстәкыйль рәвештә соратып ала.

Ярдәм чаралары 12 айга билгеләнә. Аны озайтуны сорап язылган гаризаны пособие билгеләнгән чорның соңгы аенда кабат бирергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, 3 яшькә кадәрге балаларга ана капиталы акчаларыннан айлык түләү алдагы ай өчен башкарыла һәм һәр айның 5нче числосында түләнә. Түләү ял яки бәйрәм көненә туры килсә, акча алданрак күчерелә.

8-800-1-00000-1 номеры буенча Социаль фондның контакт-үзәгенә шалтыратып, өстәмә консульта­ция алырга мөмкин.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев