Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тукай укулары җиңүчеләре билгеле

Әйшә урта мәктәбендә Габдулла Тукай исемендәге «Ачыл, азатлык бакчасы! Сандугачларың сайрасын, милләтнең киләчәге айлы кичтән дә яктырак булсын» дип исемәәнгән XII Халыкара уку бәйгесенең дистанцион муниципаль турына йомгак ясалды. Анда авыл һәм шәһәр мәктәпләреннән 60тан артык укучы көч сынашты.

Балаларның чыгышларына Татарстан язучылар берлеге әгъзалары Галимҗан Гыйльманов, Рифат Сәлах, Ленар Шәех бәя бирде. Алар катнашучыларның шигырьләрне сәнгатьле укуларына, сөйләү һәм сәхнә культурасына, башкару осталыгына игътибар итте.
Ниһаять, шигырь уку бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. Яшел Үзән данын яклар өчен иң-иңнәр арасыннан С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново бистәсенең IV сыйныф укучысы Азамат Шәмсетдинов, Норлат урта мәктәбенең VIII сыйныф укучысы Әдилә Гыйләҗева һәм шул ук мәктәпнең X сыйныф укучысы Газиз Сәйфетдинов билгеләнде. Әйдәгез, аларга республикада үткәреләсе шигырь бәйрәмендә уңышлар телик. Ә инде лаеклы укучылар мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары белән бүләкләнәчәк.
Эльвира Бачкова,
Әйшә урта мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев