«Тукайны бергәләп укыйбыз» республика проекты старт алды
Ул бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган.
Проект кысаларында бөтен республика буенча китапханәләр базасында махсус әдәби клублар эшли башлаячак.
Пәнҗешәмбе көннәрендәге очрашулар Тукайның шигъри мирасын укуга һәм өйрәнүгә багышланачак. Катнашучылар аның татар һәм рус телләрендәге әсәрләр дөньясына чума алачак.
Осиновода инде 5 гаилә флешмобта катнашкан, ә шәһәр китапханәләрендә шагыйрь әсәрләрен сәнгатьле укулар узган.
Һәр пәнҗешәмбе көнне китапханәдә көтәбез сезне!
ЯҮМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев