Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Туган телеңне сакла һәм ярат, үз илеңнең патриоты бул!»

Н.Н.Алтынов исемендәге 15нче урта мәктәп базасында ел саен үткәрелә торган муниципаль Телләр Фестивале кысаларында Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган телеңне сакла һәм ярат, үз илеңнең патриоты бул!» мәктәп концерты булды.

Бәйрәм фестивале программасы бик бай иде. Концертта төрле милләт балалары һәм укытучылары катнашты, халык авторларының, бөек татар, рус һәм чит ил шагыйрьләренең шигырьләрен укыдылар, төрле телләрдә җырлар башкардылар, дөнья халыкларының биюләре белән чыгыш ясадылар, искиткеч милли киемнәр күрсәттеләр, туган якны өйрәнү экскурсиясе үткәрделәр.

Фестиваль кысаларында милли кухня парады уздырылды, анда катнашучыларның ата - аналары һәм мәктәп педагоглары уртак тырышлык белән әзерләгән милли ризыкларга күргәзмә - дегустация үткәрелде.

Безнең мәктәп директоры Гөлшат Яруллинага, оештыручылар Алсу Амурова белән  Резедә Гатауллиналарга, барлык Туган тел һәм әдәбият, чит телләр, рус теле һәм әдәбияты укытучыларына, музыка укытучысы Суфия Галимовага, технология укытучысы Татьяна Егоровага, башлангыч сыйныф укытучылары: Диләрә Аюшева, Лилия Мортазина, Гөлсу Зиннәтуллина, Ольга Максимова, Галина Охотникова, Лариса Фунтоваларга, китапханәче Ольга Евграфовага, рәсем дәресе укытучысы Екатерина Сәитшинага, математика укытучысы Маиса Дубовага, ашханә мөдире Елена Филипповага зур рәхмәт.

«Импульс» халык-хреография коллективы җитәкчесе Лиана Габдрахмановага аерым  рәхмәтләребез. 💐 💐 💐 💐 💐

Милли мәгариф буенча директор урынбасары Гөлназ Зиннурова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев