Трассадан барган килеш ут капкач, машинадан чыккан йөртүчене таптап киткәннәр
Яшәеш

Трассадан барган килеш ут капкач, машинадан чыккан йөртүчене таптап киткәннәр

Бераздан мәрхүмнең шәхесен ачыклыйлар. Ул биредә яшәүче 36 яшьлек ир-ат булып чыга.

Краснодар краеның Курганинский районында Усть-Лабинск – Лабинск – Упорная юлында машина йөртүче һәлак булган. 

Россия Эчке эшләр министрлыгының төбәк буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, трассада барган килеш, «Лада» машинасына ут каба. Йөртүче ир-ат машинасын туктата да чыгу җаен таба. Тик аны каршы як полосадан килгән «Рено» машинасы бәрдереп китә.

«Лада» йөртүчесе һәлак була, дигәннәр полициядә.

Интертат

Фото: https://vk.com/23mvd


Нет комментариев