Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Традицияләргә тугры калып, быел да Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме, шулай ук «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә шәһәребезнең 5нче гимназиясендә «Татар кызы» бәйгесе узды

Кем ул, нинди ул татар кызы? Беренче карашка гади генә тоелган бу сорауга һәркем үзенчә җавап бирәдер, мөгаен

 Анда 15 кыз үз сәләтләрен, осталыкларын, булганлык­ларын күрсәтте. 

Бәйгенең төп шартлары буенча үткенлегеңне, чаялыгыңны, нәрсәләргә сәләтле булуыңны күрсәтергә кирәк иде. Кызларыбызның берсе дә сынатмады. Биредә иң авыры жюри әгъзаларына туры килгәндер, чөнки кызларның берсен алып икенчесен куярлык түгел, алар барысы да искиткеч чыгыш ясады. 

 Соңгы елларда, төрле җитди сәбәпләр аркасында, муниципаль дәрәҗәдә «Татар кызы» бәйгесе тукталып торган иде, – дип сүзен башлады Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Роза Сәлахова. – Быел исә, «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Гөлинә Саттарова инициативасы белән бәйге тагын да югарырак баскычка менеп, төбәкара дәрәҗәгә күтәрелде һәм Курган өлкәсенең Йолдыз авылыннан укучылар да катнашты. 

Кызларны Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе, Әйшә мәктәбе директоры Гөлнур Зыятдинова да котлады. 

– Берсеннән-берсе чибәр кызлар катнаша әлеге бәйгедә, барыгызга да зур уңышлар телим. Сез һәрчак «татар кызы» исемен горур йөртүчеләр, сезнең белән горурланабыз, – диде ул. 

Бәйге дүрт өлештән торды. Беренчесендә кызлар үзләре белән таныштырса, икенчесендә сорауларга җавап бирде. 

Чараның әлеге өлешенә тукталып китәсем килә, чөнки кызларыбыз борынгыдан, әби-бабаларыбыз сак­лап килгән йолаларны, гореф-гадәтләрне белүләре белән сокландырды. Сабан туе, каз өмәсе, Сөмбелә бәйрәме, бәби чәе, карга боткасы, егетне армиягә озату йолалары дисеңме, болар хакында кызларыбыз барысын да белә булып чыкты. 

Бәйгенең иң тәмле – «Ак алъяпкыч билләрдә» дип атала торган өлешенә дә килеп җиттек. Кызларыбыз үзләре пешергән тәм-томнарны жюри әгъзаларына тәкъдим итте. Жюрида утыручы Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе ярдәмчесе Әлфия Мирхәйдәрованы биредә иң шаккатырганы кыс­тыбый булды. Тик бу гади кыстыбый гына түгел, тумышы белән Башкорт­стан якларыннан булган, Васильево мәктәбе укучысы Хәдичә Шәмсетдинова тары кыстыбые пешереп алып килгән. Безнең якларда бу ризык бәрәңгедән әзерләнгәнен генә беләбез бит. Биредә нинди генә тәмлүшкәләр юк: бәлеш дисеңме, кош теле, чәк-чәк, пәрәмәч, хәтта пешкән үрдәк тә бар иде. 

Бәйгебезнең соңгы өлешендә исә кызларның сәхнә осталыкларын күзәттек. Катнашучыларыбызның берсе генә дә танылган артистлардан ким чыгыш ясамады.

Эх, барысына да беренче урын биреп булсамы?! 

Жюри әгъзалары нәтиҗә белән таныштырганда кызларның нинди дулкынлану хисләре кичергәнен сүзләр белән генә аңлатып булмый. Ә нәтиҗәләр шатландырыр­лык һәм гадел. С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясеннән Ралинә Гомәрова һәм 5нче гимназиядән Камилә Нотфуллина Гран-при ияләре булды. 
Калган конкурсантлар призлы урыннарны яшь категорияләре буенча бүлеште. 

– Чын күңелдән горурлык хисләре кичереп карап утыр­дым, бик шатланам кызлар сезнең өчен, сезнең «Мин татар кызы» дип горурланып әйтүегез өчен. Әлеге бәйгене оештыручыларга, укытучылар, әти-әниләрегезгә шулай ук зур рәхмәтемне җиткерәм. Тагын шундый матур чараларда күрешүләр насыйп булсын, – дип изге теләкләрен җиткерде «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Гөлинә Саттарова. 

Катнашучыларның барысына да «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасының җирле бүлегеннән бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев