Бу атнада Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.
Президент үз чыгышында берничә тапкыр Яшел Үзән районын билгеләп үтте. Һәм "Яшел Үзән" ТОСЭР компаниясенә аерым игътибар бирде.
– Безнең партнерларыбызга - Вайлдберриз, Озон компанияләренә рәхмәт, алар кирәкле инфраструктураны актив рәвештә булдыра. Бу - безнең бизнес өчен яңа мөмкинлекләр, республикабыздан читтә продукциябезне алга этәрүгә җитди ярдәм. Интернет-сәүдә инструментларын активрак кулланырга кирәк.
Шулай ук Татарстан Президенты Зөя мультимодаль логистик үзәге территориясе үсеше белән дә зур перспективалар бәйли.
- Монда документлар пакетын кабул итәргә кирәк һәм кайбер резидентлар инде эшкә керешергә әзер. Бу зур мәйданчык булачак. Мин аңа зур өметләр баглыйм, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
ЯҮМР матбугат хезмәте
Нет комментариев