ТР Атказанган мәдәният хезмәткәре Лиана Габдрахманова җитәкчелегендәге «Импульс» халык хореография коллективы «Браво, артист!» Бөтенроссия конкурсында Гран-при яулады.
Жюри коллективның өч төркемнең дә номерларын лаеклы бәяләде, балаларның техникасын, артистлыгын һәм куелышның матурлыгын билгеләп үтте.
-Мин коллективның урта төркеме составында биим. "Ниточки" биюе вакытында без милли татар орнаментын тәкъдим иттек. Шунысы куанычлы, безнең республикада дәрәҗәле конкурслар уза, алар үз талантыңны ачарга мөмкинлек бирә, - дип сөйли "Mediana" журналистика мәктәбенең яшь каләм тибрәтүчесе Сәидә Хуҗина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев