«Тормыш иптәшем үлде. Мин аның кредитын түләргә тиешме?» (сорау-җавап)
Әлеге сорауга юрист җавап бирә.
— Күптән түгел генә тормыш иптәшем үлде. Аның иминиятләштерелгән кредиты калды. Мин «поручитель» түгел. Кредитны түләмәскә мөмкинме?
Булат Закиров, юрист:
– Заем алучы һәм иминиятләштертүченең үлеме кредит һәм иминиятләштерү килешүләренең гамәлдә булуын туктатмый. Кредит бурычы һәм иминиятләштерү хокукы варисларга күчә.
Әгәр сез мирасны кабул иткән, тулысынча рәсмиләштергән икән, димәк, кредитны түләргә бурычлы. Моның өчен иминиятләштерүдән файдалана аласыз. Әгәр заем алган кешенең тормышы һәм сәламәтлеге иминиятләштерелгән булса, бу очракта иминият компаниясе, заемчы үлгән очракта, кредитны каплаячак. Компания акчаны турыдан-туры банкка түләячәк, яисә заемчының туганнарына күчерәчәк. Алар инде үзләре кредитны түләүне дәвам иттерәчәк.
Әгәр дә иминиятләштерү юк икән, варислар мирасны кабул иткән очракта, мирас буенча универсаль хокукый варислык кысасында, варисның барлык бурычларын да алар кабул итеп алган булып санала. Шул исәптән кредит бурычын да.
Сезнең очракта тормыш иптәшегезнең гомере иминиятләштерелгән булса, иминият компаниясенә бу хакта гариза белән мөрәҗәгать итәргә һәм банкка әйтергә кирәк. Банкка мөрәҗәгать иткәндә, штраф санкцияләрен туктатуны үтенергә була. Әгәр дә инде алар исәпләнә башлаган булса, билгеле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев