Төнге салкыннардан соң, көндез 12 градуска кадәр җылылык көтелә
Яшәеш

Төнге салкыннардан соң, көндез 12 градуска кадәр җылылык көтелә

Бүген, 13 майда, Яшел Үзәндә салкын, әмма коры һава торышы фаразлана.

Аязучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшемнәр бик аз, дип билгели метеорологлар.

Төньяк-көнбатыш һәм төньяктан 6-11 м/с тизлектә җил. Көндез урыны белән 15-16 м/с кадәр көчәячәк. Төнге салкыннан соң көндезге сәгатьләрдә төбәк буенча һава +7, +12 градуска кадәр җылыначак.


Нет комментариев