Төнге юлда җиңел машина атка бәрелгәч, каршы килә торган «Матиз»да кешеләр үлеп беткән
Яшәеш

Төнге юлда җиңел машина атка бәрелгәч, каршы килә торган «Матиз»да кешеләр үлеп беткән

20 октябрьгә каршы төндә Башкортстанның Баймак районында җиңел машина атка бәрелә. Авариядә 3 кеше һәлак була. Бу турыда «Башинформ» яза.

Якынча белешмә буенча, Магнитогорск – Ира юлында «Эксид» автомобиле атка бәрелә. Аннары ул каршы як полосага чыга һәм «Дэу Матиз»га бәрелә.

Авариядә «Дэу Матиз» йөртүчесе һәм 2 пассажиры һәлак була, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат
Фото: https://www.bashinform.ru

 

 


Нет комментариев