Төбәктә яшәүчеләргә социаль фонд хезмәткәрләре исеменнән шалтырату һәм ялган юл белән шәхси мәгълүматлар әйттерү очраклары ешайган
Әгәр сезгә шалтыратып, үзләрен Социаль фонд хезмәткәре дип таныштырсалар, пенсия яки башка социаль түләүләрне ачыклау яки яңадан исәпләү өчен шәхси мәгълүматларны сорасалар, моны эшләргә ярамый!
Билгесез кешеләргә үзегез турында бернинди мәгълүмат бирмәгез.
«Миңа Социаль фонд хезмәткәре булып шалтыраттылар һәм пенсияне арттыру турында гариза бирү өчен, дәүләт хезмәтләре сайтына күчәргә куштылар, паспорт, банк картасы номерын һәм шәхси кабинеттан парольне атарга сорадылар. Ярый әле шунда ук Татарстан Социаль фонд бүлегенең контакт-үзәгенә шалтыраттым. Оператор минем шалтыратучылар сорауларына җавап бирмичә дөрес эшләгәнемне хәбәр итте», – дип сөйләде пенсионер Нурия Сөнгәтова.
Таныш булмаган яки шикле номерлардан шалтыратуларга җавап бирмәгез һәм аларга дәүләт хезмәтләре сайтындагы шәхси кабинетка керү өчен парольне, паспорт, банк картасы номерын һәм аның ПИН-кодын хәбәр итмәгез.
Телефоннан шалтырату буенча гражданинны шәхси кабул итүгә яздырырга, ә аннары язылуны СМС буенча килгән код белән расларга тәкъдим итсәләр, болар, һичшиксез, җинаятьчеләр. Социаль фонд сайтында гражданнар өчен «Кабул итүгә алдан язылу» электрон сервисы бар, анда һәркем клиент хезмәтенә килү өчен уңайлы көн һәм вакытны үзе сайлый ала.
«Социаль фонд хезмәткәрләре телефон аша шәхси мәгълүмат сорамый, сылтамалар һәм СМС-хәбәрләр җибәрми. Барлык хезмәтләрдән фондның төбәк бүлеге клиент хезмәтләрендә, күпфункцияле үзәкләрдә яки дәүләт хезмәтләре порталында файдаланырга мөмкин», – дип билгели Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Еш кына алдакчылар срогы чыккан банк картасы яки пенсия акчасы керә торган банк счеты номеры турында хәбәр итә һәм акчаны үзләре үк әйткән исәпкә күчерергә мәҗбүр итә. Бу очракта шуны истән чыгармаска кирәк: пенсияне китерү ысулын, Социаль фондка шәхси гариза биреп, бары тик пенсионер үзе генә сайлый ала. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар мөрәҗәгать итә ала:
Бердәм контакт-үзәк: 8-800-1-00000-1 (бушлай, дүшәмбе – пәнҗешәмбе: 08:00-17:00, җомга: 08:00-15:45 сәгатьләрдә).
Фото: «Татар-информ» архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев