Тимер юлны кызыл ут янганда чыккан өчен штраф яный
Яшәеш

Тимер юлны кызыл ут янганда чыккан өчен штраф яный

2025 елның 7 апрелендә №70-ФЗ федераль законы белән Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 11.1нче маддәсенә үзгәрешләр кертелде.

Җәрәхәтләнүләрне киметү максатында, светофорның тыюлы сигналы булганда, җәяү­леләр кичүеннән тимер юл аша чыккан  өчен  административ җаваплылык билгеләнгән. 

Күрсәтелгән хокук бозу 500 сум күләмендә административ штраф салуга китерә. Федераль закон 2025 елның 18 апреленнән үз көченә керде.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, "ЯҮ"


Нет комментариев