Тимер юлда янгын чыккан
Яшәеш

Тимер юлда янгын чыккан

Васильево - Юдино тимер юл перегонының 771 кмында бүрәнәләр төялгән вагон яна башлый.

Каршы килүче икенче поездның машинисты диспетчерга төтен турында хәбәр итә. Урынга килгән ПСЧ-153 (Васильево) һәм ПСЧ-53 (Яшел Үзән шәһәре) бүлекчәләре янгынны тиз арада сүндерә. 
 
Нәтиҗәдә, берничә бүрәнә янып бетә. Янгын чыгуның сәбәпләре билгеләнә.  Һәлак булучылар, зыян күрүчеләр юк.

Нет комментариев