Техника әзер, алда – урак 2020
Узган атнада районда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе булды.
Алар «Авангард», «Тау Иле», «Күгәй» һәм «Красный Восток» хуҗалыкларында ашлык җыю комбайннарының һәм башка төр техниканың урып-җыю кампаниясенә әзерлеген тикшерде.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Таһир Җиһаншин сүзләренә караганда, комиссия техниканың торышына, төзеклегенә югары бәя биргән. Барлык комбайннар янгын сүндерү чаралары, шулай ук, медицина аптечкалары белән җиһазландырылган.
Аллаһ кушып, бу атнада район аграрийлары урып-җыюга керешәчәк. Хәерле сәгатьтә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев