Татарстанның Социаль фонды балалы гаиләләргә пособиеләрне вакытыннан алда күчерәчәк
1 сентябрьдә Татарстан Социаль фонды 17 яшькә кадәрге балаларга һәм йөкле хатын-кызларга бердәм пособиене вакытыннан алда күчерәчәк.
Моннан тыш, бу көнне кредит оешмаларындагы счетларга график буенча ике көнгә иртәрәк киләчәк:
- - 3 яшькә кадәрге беренче бала туу сәбәпле түләү;
- -хәрби хезмәткә чакырылу буенча хәрби хезмәткәрнең баласына пособие;
- -8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга пособие (элек билгеләнгән).
«Түләүләр көн дәвамында күчереләчәк. Ата-аналар борчылырга тиеш түгел, әгәр акчалар иртән счетка кермәгән булса, көн ахырына кадәр акчаларны кабул итүне көтәргә кирәк. Вакытыннан алда түләү сентябрьдә бердәм көн - 3нче числоның якшәмбегә туры килүе белән бәйле», – дип билгеләп үтте СФРның Татарстан бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.
Гомумән алганда, 1 сентябрьдә пособиеләр Татарстанда яшәүче 211 мең балага күчереләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев