Татарстанның элеккеге хезмәт министры урынбасары кулга алынды
Мәскәү Замоскворецкий район суды WorldSkills Russia һөнәр һәм күнекмәләрне үстерү агентлыгы генераль директоры, Татарстанның хезмәт министры урынбасары Роберт Уразовны, шулай ук агентлык аппараты җитәкчесе Данир Мөхәммәтҗановны кулга алды.
Роберт Уразов аеруча зур күләмдәге алдалауда гаепләнә. Җинаять кодексының бу маддәсе буенча максималь җәза 10 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.
WorldSkills Russia агентлыгы 2020 елда Россия президенты Владимир Путин карары буенча оештырыла. Оешманың бурычы - милли чемпионатлар уздыру аша эшче һөнәрләрне популярлаштыру.
Уразов РФдә WorldSkills хәрәкәте үсеше белән 2014 елдан бирле шөгыльләнә. 2007-2011 елларда ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының финанс идарәсе башлыгы, ә 2011 елдан 2013 елга кадәр - министр урынбасары булып эшли.
2013 елдан Роберт Уразов Ерак Көнчыгышны үстерү буенча Россия министры ярдәмчесе була. 2014 елда «Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы» АНО генераль директоры вазифасын үти.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев