Җиңел машина каршы хәрәкәт итү юлына чыккан, биредә ул йөк машинасы белән бәрелешкән.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә 12 июль көнне иртәнге бишләр тирәсендә Казан-Оренбург трассасында булган коточкыч юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләрен сөйләделәр.
Алдан алынган мәгълүматлар буенча, «Киа» шоферы каршы якка килеп чыккан, биредә авыр йөк ташучы машина белән бәрелешкән. Оренбургта яшәүче гаилә — 41 яшьлек шофер, 42 яшьлек хатыны һәм аларның 20 яшьлек кызы юл-транспорт һәлакәтендә вафат булган.
Нет комментариев