Татарстанда янәдән яңгырлы һәм яшенле һава торышы булачак
Яшәеш

Татарстанда янәдән яңгырлы һәм яшенле һава торышы булачак

Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак.

Бүген башкалада 22-24 градуска кадәр җылы булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Шулай ук урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан талгын җил. 

Республика буенча шулай ук болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез аерым районнарда яшен фаразлана.

Төньяк-көнбатыштан талгын җил, яшенле яңгыр вакытында секундына 15-20 метрга кадәр тизлектә булачак. Татарстанда көндез 20-25 градуска кадәр җылы булачак.

 “Татар-информ”


Нет комментариев