Татарстанда 4 мартта халыкка хәбәр итүнең региональ системасына планлы тикшерү үткәреләчәк. Бу хакта республика буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
Фото: ясалма интеллект
Чара берничә этапта узачак:
10:40 – республика дәрәҗәсендә электросиреналар кабызыла
10:43 – мөһим хәбәр тапшыру өчен теле- һәм радиоканаллар эше өзелә.
10:45 – муниципаль дәрәҗәдә сөйләм сиреналары эшли башлый.
Илнең төбәкләрендә хәбәр итү системаларын Бөтенроссия тикшерү елына ике тапкыр – язын һәм көзен үткәрелә.
Республика халкыннан сиреналар яңгыраган вакытта тынычлык сакларга сорыйлар.
Челны-ТВ
Нет комментариев