Татарстанда урманнарның торышын Cessna самолётыннан күзәтәләр
Яшәеш

Татарстанда урманнарның торышын Cessna самолётыннан күзәтәләр

Татарстанда урманнарның хәлен контрольдә тоту һавадан алып барыла.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Урман янгыннары куркынычы бик югары булганда авиапатрульләү оештырыла, бу янгыннарны вакытында ачыкларга ярдәм итә.

2026 елның янгын куркынычлы сезоны башыннан бирле белгечләр 23 очыш ясаган. Барлыгы алар һавада 128 сәгать үткәргән. Күзәтүләр өчен җиңел Cessna 172 самолёты кулланыла.

Патруль маршрутлары өч юнәлеш буенча сузылган, аларның гомуми озынлыгы 1318 кмга җитә. Күзәтү астында 1 млн 214 мең гектар урман территориясе, ягъни республиканың бөтен урман фонды мәйданы.

КП Казань


Нет комментариев