Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан урманнарында югары янгын куркынычы саклану турында шторм кисәтүе игълан ителде

ТР Гидрометүзәге хәбәр итүенчә, 2024 елның 9 июленнән 15 июленә кадәрге чорда Татарстан территориясендәге урманнарда янгын куркынычы югары (4 класс) булачак.

Шуңа күрә түбәндәге очракларда ут кабызу тыела:

  • ылыслы яшь агачлар янында,
  • кырларда,
  • зыян күргән урман кишәрлекләрендә,
  • торфлыкларда,
  • үләннәр кипкән урыннарда,
  • агач ябалдашлары астында.

Моннан тыш:

  • утлы шырпылар, тәмәке төпчекләрен һәм кайнар көлне ташларга;
  • ауда янучан яисә пыскып янучы материаллардан ясалган җайланмалар кулланырга;
  • майланган яисә янучан матдәләрдән торган материалларны алдан каралмаган урыннарда калдырырга 

ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев