Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда укытучыларга һәм тәрбиячеләргә хезмәт хакын арттырачаклар

Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры хәбәр итте.

2022 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттырачаклар. Бу хакта туры эфир вакытында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

"Укытучыларның хезмәт хакын киләсе елның гыйнварыннан арттыру турында карар кабул ителде. Мәгариф системасында бу карар барлык хезмәткәрләргә, шул исәптән кече тәрбиячеләргә, пешекчеләргә, техник персоналга, мәктәп җитәкчеләре һәм мөдирләренә кагыла. Уртача алганда, 2,5 меңнән 5,5 мең сумга кадәр хезмәт хакы арта. Ә аннан соң, процент нисбәте нигезендә, кызыксындыру һәм компенсация түләүләре арта", - дип аңлатты ведомство башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев