Татарстанда транспорт компаниясенә 10 млн сум штраф сукканнар
Яр Чаллы прокуроры тикшерүеннән соң транспорт компаниясе 10 млн сумга штрафланган.
Җәза юридик зат исеменнән законсыз ришвәт бирү турындагы административ эш буенча билгеләнгән.
Күзәтү ведомствосы материалларына ярашлы, 2022–2023 елларда транспорт компаниясе җитәкчесе «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ хезмәткәренә авырлык контроль посты аша компаниянең йөк автомобиль транспортын иркен үтүе өчен 1,9 млн сумнан артык күләмдә ришвәт тапшырган. 2025 елның декабрендә фирма директоры ришвәт бирергә омтылу өчен дүрт елга шартлы төрмәгә хөкем ителгән, ә ришвәт алучы – өч елга шартлы төрмәгә хөкем ителгән.
Аннары күзәтү ведомствосы фирмага карата административ эш кузгаткан, нәтиҗәдә предприятие 10 млн сум штрафка тартылган, ришвәт буларак тапшырылган акчалар конфискацияләнгән. Моннан тыш, оешма ике ел дәвамында дәүләт һәм муниципаль сатып алуларда катнашу хокукыннан мәхрүм ителгән, дип хәбәр итә Татарстан Прокуратурасы.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев