Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 39 яңа очрагын ачыкладылар
Яшәеш

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 39 яңа очрагын ачыкладылар

"Аларның 2се читтән керү очрагы, 37се контакт аша. Биш кеше хастаханәгә озатылган, 34 кеше өйләрендә дәвалана», - дип сөйләде Галимова.

Казанда 21 очрак теркәлгән, Чаллыда - 6. Берешәр очрак Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Сарман, Яшел Үзән, Баулы, Аксубай районнарында. Ике - Биектауда, өч очрак - Лаешта.

Татарстанда COVID-19 ачыкланганнан бирле коронавирус белән зарарлануның 4634 очрагы теркәлгән. 3472 кеше савыккан, шул исәптән, 48 - узган тәүлектә. Дәвалауда 1146 кеше кала.


Нет комментариев