Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Тиздән беренче аутлет ачылачак

Төзелеш өчен кимендә 20 гектар җир кирәк булачак.

Бу хакта "Бизнес Онлайн" үз чыганакларына сылтама белән яза.

Беренчел план буенча, сәүдә шәһәрчеген Казан аэропортыннан 3,5 км ераклыкта Олы Кабан авылы тирәсендә урнаштырачаклар. 120 кибет, кафе, ресторан һәм 2,3 мең автомобильгә парковка кергән аутлет өч этапта төзеләчәк дип ниятләнә.

16,5 мең квадрат метр мәйданлы беренче чират 2027 елның IV кварталында файдалануга тапшыру планлаштырыла. Икенче чират (5,5 мең квадрат) 2029 ел ахырында тәмамланыр дип көтелә, ә өченче чират - шундый ук мәйдан - 2031 елның III кварталында. Беренче этапта инвестицияләр күләме 1,5 млрд сум тәшкил итә.

Ритейлерларның бу форматка кызыксыну белдерүе турында хәбәр ителә. Аны гамәлгә ашырганда 12 мең квадрат метр тиз тутырылырга мөмкин дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев