Татарстанда Телеграм-канал администраторы БПЛА белән видео урнаштырган өчен штрафка тартылырга мөмкин
«Татар-информ» мәгълүматлары буенча, быел февральдә ТГ битендәге бер администратор законны бозып, Казан өстеннән БПЛА очу видеосын, шулай ук ватыкларның урнашкан урыннары күрсәтелгән фотоларны бастырган.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында интернетта һәм массакүләм мәгълүмат чараларында пилотсыз оча торган аппаратлар һәм һава һөҗүменә каршы оборона чаралары турында мәгълүмат таратуга тыю гамәлдә. Тиешле указ ТР Рәисе тарафыннан 2025 елның августында имзаланган иде.
Тыю дәүләт хакимиятенең федераль, республика һәм җирле органнарының рәсми хәбәрләренә кагылмый. Мондый яңалыкларны бары тик шушы рәсми чыганакларга сылтама белән генә таратырга мөмкин.
Канал администраторына карата Татарстан Республикасының норматив хокукый актлары таләпләрен үтәмәү турындагы статья буенча беркетмә төзелгән.
Моннан тыш, бастыру өчен әлеге материалларны җибәргән фото һәм видео авторлары да җаваплылыкка тартылачак.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев