Татарстанда тагын 252 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган, шуларның 23е хастаханәгә озатылган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«18 яшькә кадәрге балалар – 21 кеше», - дип искәрттеләр ведомствода.
Казанда – 56,
Ютазы районында – 1,
Яшел Үзән районында – 21,
Әлмәт районында – 15,
Югары Ослан районында 1очрак ачыкланган.
Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 140 624 очрагы теркәлгән, 134 608 мең кеше (шуларның 423е – узган тәүлектә) терелгән.
Үлүчеләр саны – 1925, узган тәүлектә (ир-атлар - 1930, 1953, 1942, 1980 елгы һәм 1941, 1937 елгы хатын-кызлар).
Нет комментариев