Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның 92 яңа очрагы ачыкланган
Аларның 5се - читтән кергән, 87се – контактта булган. 10 кеше хастаханәгә озатылган, 82се өйдә дәвалана.
Авыру йоктыручылар саны буенча антирейтингка республиканың 12 районы керә: Казан (62), Чаллы (4), Әгерҗе (1), Бөгелмә (1), Буа (2), Биектау (3), Яшел Үзән (1), Лаеш (3), Түбән Кама (8), Нурлат (1), Питрәч (2), Саба (4) районнары керә.
10 декабрьгә Татарстанда 11 229 COVID-19 очрагы теркәлгән. Бөтен чорда 9824 кеше савыкты, шул исәптән 87 тәүлек эчендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев