Татарстанда «Радар. НФ» сервисы белән кулланучылар саны арта
Яшәеш

Татарстанда «Радар. НФ» сервисы белән кулланучылар саны арта

Татарстан Республикасында 49 меңнән артык кеше Халык фронты тарафыннан эшләнгән «Радар. НФ» сервисы белән куллана.

Фото: vk.com/nf_kazan

Сервис дошман пилотсыз очкычлары һәм диверсия төркемнәре барлыкка килүгә оператив җавап бирү өчен билгеләнгән.

Кулланучылар күреп алынган дрон турында хәтта интернетка керү мөмкинлегеннән башка да хәбәр итә ала – моның өчен авторизация узу да җитә. Мәгълүмат тиз арада махсус хезмәтләргә тапшырыла.

Кушымтада шулай ук тактик медицина һәм гадәттән тыш хәлләр турында өйрәтүче материаллар урнаштырылган.

Кушымтаны Rustore һәм AppGallery да алырга мөмкин. IPhone хуҗалары "Кибердружина" проектының чат-боты аша хәбәрләр җибәрә ала.


Нет комментариев