Ноябрь аенда Татарстанда ике бәйрәм һәм эш көне булмаган көн билгеләп үтелде: 4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне һәм 6 ноябрь — Татарстан Республикасы Конституциясе көне.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Биш көнлек эш атнасы графигы буенча эшләүчеләр бу көннәрдә ял итте. Ә сменалы график буенча эшләүчеләр, шулай ук ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләре җитештерү ихтыяҗы сәбәпле бәйрәм көннәрендә эшләргә мөмкин иде.
Россия Федерациясенең Хезмәт кодексы нигезендә, бәйрәм көннәрендә башкарылган эш өчен хезмәт хакы кимендә ике тапкыр арттырылган күләмдә түләнергә тиеш.
Шуңа күрә 4 яки 6 ноябрьдә эшләгән хезмәткәрләр ай нәтиҗәләре буенча арттырылган хезмәт хакы алачак.
Шул ук вакытта бәйрәм көнендә эшләгән хезмәткәр өстәмә ял көне (отгул) алу хокукына ия. Әмма бу очракта бәйрәм көнендәге эш өчен түләү бер тапкыр күләмдә башкарыла.
Татар-информ
Нет комментариев