Татарстанда намаз уку вакыты үзгәрәчәк
Яшәеш

Татарстанда намаз уку вакыты үзгәрәчәк

7 августтан Татарстанда төнге һәм иртәнге намаз уку вакыты үзгәрәчәк. Аны башлангыч чыганакка кайтарачаклар: төнге намаз 22:07, ә иртәнге намаз - 00:08. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, 5 майда Татарстанда намаз вакытын республиканың географик урыны аркасында үзгәртелде.

"Кояш баешының ак шәүләсе таңның аклыгы белән тоташа - ягъни төн буена горизонтта ак төсләр югалмый һәм төнге (ястү) намаз вакыты җитми, ә иртәнге намаз вакытын визуаль рәвештә билгеләү мөмкин түгел", - дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.

Төнге һәм иртәнге намаз уку вакытын күчерү, Ислам галимнәренең фикере нигезендә, 5 майда кабул ителде.


Нет комментариев