Татарстанда МХО ветераннарына эш табуда ярдәм күрсәтелә
Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашкан ветераннарның эшкә урнашу мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Аларның 66% өлеше эш табып, эшчәнлеген дәвам итә.
Республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматы буенча, 2025 ел башыннан бирле кадрлар үзәкләренә 154 МХО ветераны мөрәҗәгать иткән. Аларның 102се эшкә урнаштырылган, 5е үз эшен ачкан, ә 52се яңа һөнәр өйрәнү өчен юнәлдерелгән.
Моның өстенә, һәр бер ветеранга шәхси карьера консультанты билгеләнә. Консультант аларга резюме төзүдән алып, эш өчен әңгәмәгә әзерләүгә кадәр ярдәм күрсәтә.
Бүгенге көндә ветераннар республика предприятиеләрендә төрле һөнәрләр белән шөгыльләнәләр: автоматик линияләр операторлары, йөрткечеләр, нефть-газ чыгару операторлары, эретеп ябыштыручылар һ.б.
Шулай ук, «Россия эше» порталы аша ветераннар өчен 8 төрле белем бирү программасы тәкъдим ителә. Алар арасында мәгълүматлар аналитигы, ясалма интеллект системалары белән эшләү буенча белгеч, пилотсыз очу аппаратлары операторы кебек заманча һөнәрләр дә бар.
МХО катнашучыларына ярдәм күрсәтү эшчәнлеге «Кадрлар» илкүләм проектының төп максатларының берсе булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев