Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда «Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы» логотибы расланды

Логотип Хәзерге Татарстан территориясендә яшәүче төп этнографик төркемнәрнең 7 орнаментыннан төзелгән.

🐟1 февральдән 15 апрельгә кадәр "Мишә елгасы тамагы" тыюлыгында балык тотуга тыю кертелә

Бу балыкның тотрыклы популяциясен һәм аларны үрчетү өчен уңайлы шартлар тудыру өчен эшләнә.

✅Яшел Үзәндә «Беренчеләр хәрәкәте» («Движение первых») оешмасы бүлеген ачтылар
Биредә Ломоносов исемендәге 18нче лицей, медицина һәм механика көллияте мәйданчыклар булачак.


🏒Татарстанда 9 беренчел бүлек ачылды.
1-5 февральдә Казанда «Дуслык Кубогы»на алкалы хоккей буенча Бөтенроссия турниры узачак

Татарстан башкаласына илнең 7 субъектыннан 250 спортчы җыелачак.
 

🎼 Федор Иванович Шаляпинның тууына 150 ел тулуга багышланган чаралар башланды

Чаралар циклы концертлар, лекцияләр һәм әдәби спектакльне үз эченә ала. Шулай ук XLI Халыкара опера фестивале юбилей датасына багышланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев