Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Бүгенге көндә республикага маймыл чәчәге авыруы килү куркынычы бик аз. Чөнки бу инфекция теркәлә торган илләр белән һава элемтәсе юк», - дип билгеләп үтте ул. Авдонина билгеләп үткәнчә, бу авыру, әйтик, коронавирус яки холера кебек үк, йогышлы түгел.
«Авыру кеше белән турыдан-туры элемтә булган очракта гына, әлеге авыру икенче кешегә йогарга мөмкин», - дип өстәде Республиканың баш санитар табибы урынбасары.
Нет комментариев