Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанда махсус хәрби операция ветераннары спорт объектларына ташламалар белән йөри ала

Республикабызның төрле районнарында ветеранар өчен спорт заллары, бассейннар, тренажер заллары һ.б. объектларга керү өчен ташламалар күздә тотылган.

Чаралар «Россия Спорты» Дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла дип белдерде Татарстан Спорт министрлыгы.

Мәсәлән, Кайбыч муниципаль районында физик тернәкләндерү, сәламәтләндерү һәм актив ял итү өчен төп мәйданчык – «Салават Күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексының (Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвары, 7А) барлык объектларына йөрүгә МХО ветераннарына ташламалы бәяләр гамәлдә.

Спас районында «Олимп» спорт мәктәбе объектларына бушлай йөрергә мөмкин. 

Бөгелмә районында паспорт һәм махсус операция катнашучысы таныклыгы күрсәткәндә түбәндәге спорт объектларына Олимпия резервы спорт мәктәбе №1, №2 спорт мәктәбе, чаңгы ярышлары буенча спорт мәктәбе, Е.А. Тимерҗанов исемендәге «Яшьлек» спорт мәктәбе, «Арыслан» хоккей спорт мәктәбе, «Факел» спорт мәктәбенә; «Нефтьче» спорт-сәламәтләндерү комплексына бушлай килеп була.

Бөгелмә районындагы әлеге ярдәм чаралары МХОда катнашучыларның балигъ булмаган балаларына да кагыла.

Түбән Кама районында сугыш хәрәкәтләре ветераны таныклыгын күрсәткәндә «Батыр» спорт мәктәбенә, №1, №3 №5, №7 спорт мәктәпләренә, «Динамо» спорт мәктәбенә, «База» креатив индустрияләр үзәгенә, «Факел» спорт залына, «Шинник» спорт комплексына, «Сибур Арена» спорт комплексына, «Актай» спорт мәктәбенә, «Притяжение» спорт үзәгенә бушлай йөрергә була.

Башка районнарда нинди ташламалар булуы турында белү өчен, муниципаль районның башкарма комитетына яки спорт объектларының администраторларына мөрәҗәгать итеп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев