Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанда коточкыч юл һәлакәте булган: үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр бар

М7 трассасында «Киа» һәм «Ман» фурасы бәрелешкән.

Татарстанның Актаныш районында йөк машинасы һәм җиңел машина бәрелешкәч, 8 яшьлек кыз һәм йөртүче ир-ат һәлак булган. Бу хакта республика прокуратурасына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Kia җиңел машинасы һәм MAN йөк машинасы төнлә «Мәскәү – Уфа» М7 федераль трассасының 1138 километрында бәрелешә.

Kia Rio машинасындагы 8 яшьлек кыз бала урында һәлак була, ә йөртүчесе хастаханәгә барганда үлә. Тагын өч пассажир, шул исәптән балигъ булмаган яшьтәге ике бала, имгәнә, аларны хастаханәгә алып киткәннәр.

Авария урынына Актаныш районы прокуроры Сергей Назаров килгән. Прокуратура юл-транспорт һәлакәтен процессуаль тикшерүне башлаган һәм тикшерү барышын контрольгә алган.

Чыганак: ТИ, шаһитлар фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев