Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда тагын сигез кеше коронавирустан вафат булды. Пандемия башланганнан бирле үлем очракларының гомуми саны 1248 очракка җиткән.
"Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Мәрхүмнәр арасында -1942 һәм 1964 елларда туган ике ир-ат. Шулай ук республиканың 1932, 1937, 1938, 1949 елларда туган дүрт хатын-кызы һәм 1953 елда туган ике хатын-кыз инфекциянең корбаны була.
Нет комментариев