Татарстанда тагын 55 кеше коронавирс белән авырый. Ике читтән килгән очрак, 28 кеше хастаханәгә озатылган. Авыручылар арасында 18 яшькә кадәрге дүрт бала бар.
Казанда 18 кеше йоктырган, Чаллыда - 12. Яшел Үзән районында 8 очрак ачыкланган. Шулай ук 1-2 очрак - Әлмәт, Апас, Арча, Буа, Югары Ослан, Биектау, Кама Тамагы, Лаеш, Минзәлә, Түбән Кама, Тәтеш һәм Чистай районнарында.
Пандемия башланганнан бирле барлыгы 17 819 татарстанлы авырый. 14 336 кеше савыкты.
Нет комментариев