Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда иртәгә тавыш бирү өчен меңгә якын мобиль участок ачылачак

11 һәм 12 сентябрьдә йорт яны территорияләрендә участоклар эшләячәк.

Татарстанда 11 сентябрьдә йорт яны территорияләрендә 972 сайлау участогы эшли башлаячак. Бу ишегалларында корылган чатырлар яки автобуслар булачак. Июль аенда РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү көннәрендә татарстанлылар әлеге мобиль участокларның уңайлылыгын лаеклы бәяләде, дип хәбәр итте ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

"Йорт ишегалларында, җәмәгать киңлекләрендә тавыш бирү махсус җиһазландырылган чатырларда һәм автобусларда оештырылачак. Татарстанда юл читләрендә, машина багажникларында, агач төпләрендә тавыш бирү мөмкин түгел! Мондый тавыш бирүне оештыру буенча кырыс таләпләр бар ", - диде Кондратьев.

Аның сүзләренчә, территориаль сайлау комиссияләренә сайлаучылар яшәгән урыннан чыгып, мобиль тавыш бирү урыннарын билгеләү мөмкинлеге бирелгән.

"Безнең йорт яны территорияләрендә бик күп участоклар булдыру бурычы юк. Без әйтәбез: тавыш бирүнең мондый рәвеше сыйфатлы эш башкаруны таләп итә! Һәм миңа, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе буларак, ярдәмче территориядә тавыш бирү - сайлау комиссияләре әгъзаларына өстәмә йөкләнеш булуга карамастан, әйтүе күңелле. Республиканың территориаль сайлау комиссияләре 972 мобиль участок оештыру турында карар кабул итте. Сайлаучыга уңайлы булырга тиеш, - дип ассызыклады Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Йорт яны территорияләрендә оештырылган участоклар үз расписаниесе нигезендә эшләячәк, әмма 11 һәм 12 сентябрьдә генә. Тавыш бирү өчен мобиль участокларның эш вакыты турында ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайтында, шулай ук территориаль сайлау комиссияләренең сайтларында белергә мөмкин булачак. 13 сентябрь көнне бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан халкы стационар сайлау участокларында гына тавыш бирә алачак.

Исегезгә төшерәбез республикада 11-13 сентябрь көннәрендә ТР Президенты сайлаулары, массакүләм муниципаль сайлаулар, шулай ук РФ Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына ике округ буенча сайлаулар узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев