Татарстанда Җиңүнең 77 еллыгына түләүләр 438 ветеран һәм инвалид өчен каралган
Яшәеш

Татарстанда Җиңүнең 77 еллыгына түләүләр 438 ветеран һәм инвалид өчен каралган

Татарстанда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 77 еллыгына ел саен 10 000 сум күләмендә түләү быел 438 инвалид һәм сугышта катнашучы алачак

Бу хакта Россия Пенсия фондының ТР буенча матбугат хезмәте хәбәр итте. Ведомствода билгеләп үткәнчә, түләү алу өчен гариза язарга кирәкми. Түләүләр пенсия фондының территориаль бүлекләрендә булган мәгълүматлар нигезендә билгеләнә. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм катнашучыларына бер тапкыр түләнә торган түләү Россия президенты Владимир Путинның "Җиңү көненә гражданнарның кайбер категорияләренә еллык акчалата түләү турында" указы нигезендә билгеләнә.


Нет комментариев