Татарстанда җил секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк
Яшәеш

Татарстанда җил секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк

Көчле җил 31 октябрьдә төнлә һәм көндез көтелә.

Бүген синоптиклар метеорологик вазгыятьнең киеренке булачагы турында кисәтү таратты.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча иртәгә, 31 октябрьдә төнлә һәм көндез республика территориясендә секундына 15 – 20 метрга кадәр көчле көньяк җил булачак.

Казанда шулай ук җилнең тизлеге 15 – 18 метрга кадәр булачагы фаразлана.

«Татар-информ»


Нет комментариев